Җинаять һәм җәза
7 апрель 2025, 07:49

Йорт бүлешкәндә хатынын яндырган

Эчкелек яхшылыкка илтми.

Йорт бүлешкәндә хатынын яндырганЙорт бүлешкәндә хатынын яндырган
Йорт бүлешкәндә хатынын яндырган

Белорет районында 60 яшьлек ир хатыны белән яшәгән йортларын бүлешергә теләмичә, аны үтерүдә гаепләнеп, суд каршына басачак.

Бу хәл 2024 елның гыйнварында булган. БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү фаразлары буенча, ир белән хатын йортларын бүлешеп талашканнар.  Низаг вакытында исерек ир, кызып китеп, көнкүреш газ баллонын тишкән. Шуннан аннан чыгып яткан газга ут төртеп, хатынынның тәненә, битенә турылаган. Хатынның сулыш юллары 95 процент термик пешүләр алган һәм ул хастаханәдә үлгән.

Гаепләнүче өлешчә үз гаебен таныган. Тулысынча тикшерү өчен җинаять эше  республиканың Югары судына җибәреләчәк.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас