Туймазыда яшәүче бер хатын яшь баласын машинасында автокреслосыз йөрткән. Ә үзе исерек булган.
БР ДАИ мәгълүматлары буенча, " Игътибар-балалар!" ведомство хезмәткәрләре көн саен мәктәп, балалар бакчалары янында юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итә. Әйтик, бүген Туймазыда алар 27 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «Лада Калина» маркалы автомобилен туктатканнар. Хатын балалар бакчасына барганда юл йөрү кагыйдәләре таләпләрен бозып, кечкенә баласын махсус урындыксыз, каешсыз алып барган. Сөйләшү вакытында машина йөртүчедән алкоголь исе аңкып торган. Тикшерү нәтиҗәсендә прибор 0,264 мг/л күрсәткән. Автоледига карата административ материаллар төзелгән, ә автомобилен штрафстоянкага алып киткәннәр. Шулай ук ул бала тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен дә җавап бирәчәк әле.