Әгәр барысы да шома гына үткән дип уйласагыз, ялгышасыз, җәмәгать. Бу хәл беленгән. Ир суд каршына баскан. Аны вуз укытучысына ришвәт бирүдә гаеплиләр. Бу хакта башкала прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Кыз башкала вузларының берсендә юридик факультетта укыган. Сессия вакытында “Хокук саклау органнары” фәненнән имтиханын бирә алмаган. Бу хакта әтисенә кайтып әйткән. Бирмәсәм, мине укудан куу яный дигән. Әти кеше исә озак уйлап тормаган, бу хакта укытучыга шалтыратып белешкән. Тегесе студентканың чыннан да имтиханын бирә алмавын раслаган”, диләр прокуратураның матбугат хезмәтендә.
Шуннан соң ир-ат укытучының телефон номерына аның банк картасы беркетелгән булуын күреп алган. Һәм! Шалт итеп укытучыга 200 мең сумны күчереп тә куя. Чегын мессенджер аша җибәргән... Өстәп “имтихан белән бәйле проблеманы хәл итегез” дип хәбәр язган.
Хәзер бу эшләр судка киткән. Азагы хәерле булсын.