Уфа полициясенә берничә кибет хезмәткәрләреннән киштәләрдә әйбер югалуы турында гаризалар килгән. Алар полиция хезмәткәрләренә былтыр октябрьдән башлап, быелның февраленә кадәр билгесез бер ир Сипайлово микрорайонында урнашкан супермаркетлардан шампунь, кофе, сыр һәм казылык эшләнмәләре урлаган дип сөйләгәннәр.
Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең эзенә төшкән. Элек хөкем ителгән 32 яшьлек ир тоткарланган. Хәзерге вакытта аның биш урлауда каысылышы булуы исбатланган.
Барысы буенча да РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.