Җинаять һәм җәза
4 апрель 2025, 09:57

Наркотика аркасында ике бертуган зур җинаять эшләгән

Аларны 18 һәм 22 елга утыртачаклар. 

Наркотика аркасында ике бертуган зур җинаять эшләгәнНаркотика аркасында ике бертуган зур җинаять эшләгән
Наркотика аркасында ике бертуган зур җинаять эшләгән

Наркомания бүгенге көндә чын-чынлап бер зур бәла булып тора. Элек аны “көнбатыш чире” дип атасалар, хәзер бу афәт безгә дә төпләнде. Наркомания колы булучыларның күпчелеге бу ялгыш юлга, “берне генә татып карыйм” дип башлый. Ә әннан зур җинаятьләр башлана. Менә түбәндә язып үтелгән хәл дә - наркотиклар куллану нәтиҗәсе.

2022 елда бертуган агалы-энеле интернет аша ике Калашников автоматы һәм бер Макаров пистолеты сатып алганнар. Шуннан берсе Ишембай янындагы урманга чыгып атып караган. Шул вакытта урман кырыннан бер кеше үтеп барган һәм ул аны хокук саклау органнарына әйтер дип куркып, артыннан башына ике тапкыр аткан. Теге кеше шунда ук җан биргән. Гаепләнүче аның гәүдәсен урманда яшергән дә, өенә кайтып киткән. Бу җинаятьне тикшергән вакытта хокук саклаучылар бертуганнарның эзена төшкәннар. Ә кулга алгач, аларның гаражында нарколаборатория һәм 5 кг мефедрон тапканнар. 

"Башкортстанның Югары суды Ишембайдан берничә авыр җинаятьтә — законсыз корал әйләнеше, үтерү һәм наркотиклар ясауда гаепле дип табылган ике бертуганга хөкем карары чыгарган.Җинаятьләре өчен аларга 22 һәм 18 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән",- дип хәбәр итә БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Бертуганнарны шулай ук үтерелгән кешенең якыннарына 1,5 млн сум түләргә мәҗбүр итәчәкләр. Мәрхүмнең мәктәп яшендә ике баласы ятим калган. 

Менә мондый хәлне кайдадыр булган дип кенә укыйбыз, ә берәр көнне яныгызда һәм сезнең якыныгыз белән дә булырга мөмкин. Ходай сакласын. Шуңа күрә, әгәр наркотиклар белән эш итүче кешеләрне беләсез икән, бигрәк тә сез яшәгән тирәдә андыйлар бар икән, шунда ук хокук органнарына хәбәр итегез! Бегә көрәшкәндә генә наркоманияне җиңеп була. Бөтенләй җиңә алмасак та, якыннарыбызны бәла-казалардан саклап кала алачакбыз.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас