Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Уфа депутаты республика Дәүләт торак күзәтчелеге хезмәткәренә ришвәт бирүдә шикләнелә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 57 яшьлек депутат, (ул «Агидель-ИнвестСтрой» төзелеш компаниясе җитәкчесе дә), ведомствоның дәүләт инспекторына 50 мең акча биргән. Моның өчен ул төзелгән йортның проект документациясенә туры килүе турында уңай бәяләмә биреп, тиешле имза куйдыртырга теләгән.
Депутат һәм эшкуарга карата РФ Җинаять Кодексының 291 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (шактый күләмдә ришвәт бирү). Аңа өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яки зур штраф яный. Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе видеосында депутат акчаны түрәгә тапшырганын таныган, әмма аңардан бер нәрсә дә өмет итмәдем, дигән.
Чыганак: Ufa_rb га