Ике кеше ДАИда шпион гаджетлары ярдәмендә имтихан бирергә тырышып караган.
Чакмагыш районында яшәүче ике кешегә ДАИда тыелган техника ярдәмендә имтихан тапшырырга тырышкан өчен җинаять эше ачылган. Бу хакта республиканың Тикшерү комитеты һәм ФСБ матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге хәл былтыр майда Бәләбәй районында булган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 24 һәм 39 яшьлек ир-егетләр имтиханга Русиядә кулланырга тыелган җиһазлар алып кергәннәр: яшерен Wi-Fi камералары, радиомикрофоннар һәм микронаушниклар. Шулар ярдәмендә теория буенча имтиханны тапшырырга кереп утыргач, ФСБ һәм оперативниклар боларны кулга алганнар.
Җинаятьчеләрнең аппаратурасын тартып алганнар һәм экспертизага җибәргәннәр. Ир-егетләргә «Мәгълүматны яшерен алу өчен билгеләнгән махсус техник чараларның законсыз әйләнеше» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Алар гаепләрен таныган.
Чыганак: @Ufakp