Уфада медицина университетында укучы ике студент Бузулук шәһәрендә героин белән тотылган.
Кулга алынган егетләргә 20-25 яшь һәм алар якын чит ил гражданнары булып чыккан, Русия паспортлары булмаган. Ырынбур өлкәсендә алар героин һәм синтетик наркотиклардан күп итеп төргәкләр әзерләгәннәр, ә тиздән аларны таратырга исәп тотканнар. Телефоннарын тикшергән вакытта, алар күрше шәһәрләргә барып, "закладка" яшереп йөрергә тиеш булганнар.
Алардан 200 дән артык төргәк тартып алынган. Шикләнелүчеләр зур партия наркотикларны Башкортстаннан алып килдек, дигәннәр. Берсе акча җитмәгәнлектән бу юлга баскан. Икенчесе, матди яктан хәллерәк булуына карамастан, зур акча эшләп, иркен һәм рәхәт яшәр уйлаган. Хәзер аларга матур тормыш турында камера эчендә генә хыялланырга кала. Икесен дә кулга алганнар.
Чыганак: t.me/ufa_rb