Барлык яңалыклар
10

Стәрлетамак дәваханәсенә пычак белән чәнчелгән ир-атны китергәннәр

Дустыннан ул мондый хәлне көтмәгәндер... 

Стәрлетамак дәваханәсенә пычак белән чәнчелгән ир-атны китергәннәр
Стәрлетамак дәваханәсенә пычак белән чәнчелгән ир-атны китергәннәр

«Ашыгыч ярдәм» машинасы белән дәваханәгә кыйналган һәм пычак белән җәрәхәтләнгән 47 яшьлек ир-атны китерүләре турында полициягә хәбәр килгән.

Полиция хезмәткәрләре тикшереп, барысын да ачыклаган һәм шикләнелүчене — 51 яшьлек кешене тапканнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүче үз фатирында танышы белән бергә тавын корган. Алар арасында башта тавыш чыккан, ә аннан ике дус якалаша башлаган. Бер мизгелдә кунак кухня пычагын эләктереп алган да, берничә тапкыр фатир хуҗасының эченә һәм күкрәгенә чәнчегән. Бу хәлдән соң җинаятьченең коты очып, өйдән чыгып качкан.

Яраларыннан каны саркып торган ир «ашыгыч ярдәм» гә шалтыраткан һәм өендә булган хәл сойләгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче сак астына алынган.

Чыганак: Башинформ

Фото: Автор фотосы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: