Барлык яңалыклар
10

Мәктәп автобусын йөртүче исерек булган (ВИДЕО)

Үзенең никадәр җаваплы эштә эшләве турында уйламаган, күрәсең... 

Мәктәп автобусын йөртүче исерек булган (ВИДЕО)
Мәктәп автобусын йөртүче исерек булган (ВИДЕО)

18 март иртәсендә Күгәрчен районының юл-патруль хезмәте инспекторлары Тләүмбәт авылында мәктәп автобусын туктаткан. Машина йөртүче белән аралашканда алар аның исерек булуына шикләнгәннар.

Тикшерү вакытында прибор 0,823 мг/л күрсәткән.60 яшьлек иргә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ хокук бозу турында материал төзелгән.

Автобус салонында 15 укучы булган, алар иртән Азнаголдан һәм Черниговский хуторыннан мәктәпкә китеп барганнар.

Билгеле булганча, машина йөртүче бу вазифада нибары ярты ел гына эшләгән. Машина йөртүчене автобус белән идарә итүгә ризалык биргән өчен җаваплы вазыйфаи һәм юридик затларга административ производстволар кузгатылган.

Чыганак: Башинформ

Видео: БР ДАИ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: