Барлык яңалыклар
10

Бөре шәһәре башлыгы һәм аның урынбасары кулга алынган

Намуссыз җитәкчеләрне безнең республикада бигрәк тә тиз күрәләр! 

Бөре шәһәре башлыгы һәм аның урынбасары  кулга алынган
Бөре шәһәре башлыгы һәм аның урынбасары кулга алынган

Бөре шәһәре башлыгы һәм аның урынбасары ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган.

 Тикшерү эше буенча, былтыр декабрьдә шәһәре башлыгы, башкарылган эшләр проект-смета документациясенә туры килмәвенә карамастан, шәһәр объектын төзекләндерү буенча башкарылган эшләр актларына кул куйган өчен подряд оешма вәкиленнән ришвәт алган.

Моннан тыш, Тикшерү комитетыннан алынган мәгълүматлар буенча, шәһәр башлыгы 2023 елның июнендә мәдәни мирас булып саналган объектны киметелгән бәягә — 3,1 млн сумга саткан, ә аның базар бәясе якынча 5,8 млн сум торган.

Чыганак: Ufa_rb ТГ каналы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: