Суд приставлары федераль хезмәтенең Миякә районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре мошенниклык өчен тоткарлаган.
Тикшерү буенча, узган елның августында 31 яшьлек бүлек башлыгы урынбасары һәм 42 яшьлек кече суд приставы коммерцияле предприятие милкенә опись үткәргәннәр. Шунда мал азыгын ваклау корылмасына аларның күзләре төшкән һәм аны исемлеккә кертмәскә булганнар.
Корылманы районның бер фермерына 30 мең сумга тәкъдим иткәннәр. Фермер сумманы өлешләтә түләргә килешкән. Фермер бу корылманы алып кайтып киткән, ләкин соңрак приставлар көтмәгәндә корылманың хакын 200 мең сумга кадәр күтәргәннәр, ә фермер бу зур суммадан баш тарткан. Аннан алар хакны 100 меңгә киметкәннәр. Бу хәл фермерда шик уяткан, һәм ул хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Тикшерү комитеты һәм ФСБ хезмәткәрләренең уртак операциясе барышында бүлек башлыгы урынбасары акча алган вакытта җинаять өстендә тоткарланган.
Җинаять эше кузгатылды. Икесе дә гаепләрен таныган.
Чыганак: Ufakp ТГ каналы.