Барлык яңалыклар

Бала-чага шатлыклары кемгә комачаулаган?

Велосипедларны кем яндырган?

Бала-чага шатлыклары кемгә комачаулаган?
Бала-чага шатлыклары кемгә комачаулаган?

Велосипедларны кем яндырган?

 

Бүген төнлә Яңавылда, Якутов урамындагы күп фатирлы йорт подъездында билгесез кешеләр велосипедларга һәм чанага  ут төрткәннәр. Бу хакта Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

"Төнге сәгать өчтә янгын сүндерүчеләр ике катлы йортның беренче катындагы баскыч мәйданчыгындагы янгынны сүндерделәр. Ике балалар велосипеды, бер чана һәм ике рулон линолеум яна иде, – дип сөйләделәр белгечләр.

 - Янгын сүндерүчеләр коткару битлеге ярдәмендә бер кешене чыгардылар, тагын дүртесе мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнде».

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан аңлы рәвештә  милеккә ут төртү юлы белән аны юкка чыгару (зарарлау) гамәлен төп версия дип тапты.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: