Җинаять һәм җәза
11 март 2025, 11:00

Балалар бакчасыннан ярты миллион түләткәннәр

Сәбәбе - баланың имгәнүе. 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Октябрьский шәһәрендә балалар бакчасы имгәнгән сабый өчен ярты миллион сум акча түләгән. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2023 елның октябрендә балалар бакчасы территориясендә көндез саф һава суларга чыккан вакытта ике яшьлек малай өч яшьтән өлкәнрәк балалар  менәр өчен билгеләнгән җиһаздан егылып төшкән. Аның бот сөяге сынган – сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

Суд прокуратура дәлилләрен таныган һәм аларны канәгатьләндергән, гаилә файдасына әхлакый зыян компенсациясен түләттергән. Суд карары инде үтәлгән – гаиләгә 500 мең сум түләгәннәр. Моңа кадәр балалар бакчасы бу очрак буенча 50 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылган иде. Тәрбиячегә дә 100 мең сум штраф салганнар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас