Җинаять һәм җәза
10 март 2025, 05:50

Браконьер 8 сусарны юк иткән

Әмма аны тотканнар. 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

55 яшьлек браконьер сигез сусарны (куниц. - Авт.)  законсыз тоткан өчен 140 мең сумнан артык түләгән. Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның ноябрендә ир-ат Гафури районы Морак авылы янындагы урманда 20 капкын куйган, вакыт-вакыт җәнлекләрне тоту өчен җим салган. Шул рәвешле, ул законсыз рәвештә сигез сусарны тоткан, ә тиресен сату өчен эшкәртә башлаган.

Гаепләнүче ир-ат үз гаебен таныган. Ул табигать дөньясына 144 мең сум күләмендә китерелгән зыянны каплаган. Җинаять эше асылы буенча карау өчен мировой судка җибәрелгән, дип хәбәр иттеләр БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас