Уфада "Башспирт"ның элеккеге генераль директоры Рауф Ногмановка, шәһәр Советы депутаты Артур Хаҗигалиевка һәм «Башспирт» Сәүдә йортының элеккеге җитәкчесе Александр Компанченкога хөкем карары игълан ителгән. Аларны 101 млн сумлык предприятие милкен урлауда һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләгәннәр.
2019 елның июненнән 2022 елның маена кадәр Ногманов Уфада оешмалар һәм эшкуарлар белән торак булмаган биналарны арендалау буенча өч килешү төзегән. Контракттагы шартлар предприятие өчен отышлы да булмаган, биналар өчен аренда базар бәяләреннән шактый югары күрсателгән. Шулай ук килешү берьяклы гына төзелгән.
Моннан тыш, судта ачыкланганча, 2021 елның сентябреннән 2022 елның июнь аена кадәр гаепләнүчеләр законсыз рәвештә «Башспирт» милегенә хокукларны Хаҗигалиев контролендә булган ике оешма исеменә күчергәннәр. Зыян 101 млн сумга бәяләнгән.
Суд өчесен дә гаепле дип таныган һәм Компанченконы 4,5 елга колониягә, Хаҗигалиев һәм Ногмановны дүрт һәм биш елга шартлы рәвештә хөкем иткән.
Чыганак: Республика прокуратурасының матбугат хезмәте.
Алексей Булатов фотосы.