Җинаять һәм җәза
9 март 2025, 14:33

ДАИ хезмәткәрләре Караиделдә исерек хатынны туктаткан (ВИДЕО)

Янында 2 һәм 10 яшьлек балалары да булган. 

ДАИ хезмәткәрләре Караиделдә исерек хатынны туктаткан (ВИДЕО)ДАИ хезмәткәрләре Караиделдә исерек хатынны туктаткан (ВИДЕО)
ДАИ хезмәткәрләре Караиделдә исерек хатынны туктаткан (ВИДЕО)

Каридел районының Байкв авылында ДАИ хезмәткәрләре юлда бер җиңел машинаны туктаткан. Руль артында утырган 39 яшьлек хатын-кызның исерек булуы ачыкланган. Арткы урындыкта аның 2 һәм 10 яшьлек балалары да булган.

Машина йөртүче исерек кенә түгел, аның машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган.

ДАИ хезмәткәре  хатыннан:

-Спиртлы эчемлекләр кулланган идегезме? - дип сораган.

-Әйе, - дип җавап биргән ул. - Хәзер заочно "права"мны аласызмы инде? - дип кызыксына ул.

-Юк. Сезнең бит таныклыгыгыз бөтенләй юк. Балаларыгызны жәлләр идегез! Әгәр юл һәлакәтенә эләккән булсагыз?! - диләр аңа ДАИ хезмәткәрләре.

Автомобилен шунда ук штрафстоянкага җибәргәннәр, балаларын картәниләре алып киткән.

Чыганак: Ufa_rb ТГ каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас