Мишкә районында әтисенең машинасында җилдергән үсмерне тоткарлаганнар.
Кичә Бөре – Тастүбә – Сатка трассасында юл-патруль хезмәте инспекторлары “Киа Рио” автомобилен туктатырга уйлаганнар. Әмма машина йөртүче туктамаган, җитмәсә тизлекне арттырган. Артыннан куып баручылардан качып, шофёр сәгатенә 200 км тизлектә җилдергән, моны камералар теркәгән.
Инспекторлар “Киа Рио” артыннан Бөрегә кадәр куып барган, анда водитель, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, кире борылган да Мишкә районына табан киткән. Күп тә үтми район үзәгенә кергән урында аны ниһаять тоткарлаганнар. Транспорт чарасы руле артында 15 яшьлек малай булган. Инспекторлар үсмернең әтисен чакырганнар. Ир-атка карата транспорт чарасы белән идарә итүне машина йөртү таныклыгы булмаган йөртүчегә тапшырган өчен административ протокол төзегәннәр. Моннан тыш, малайның ата-анасына карата ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен материал төзелгән, ул балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия тарафыннан каралачак.
Чыганак: bashinform.ru