Интернет-кибетләр һәм маркетплейслар куркынычсызлык хисе тудыра, мошенниклар нәкъ менә шуннан файдалана да инде, дип сөйләде Flowwow техник директоры Дмитрий Шестернин. Ул 8 Март алдыннан аферистларның «бәйрәм» схемалары турында бәян итте.
Шестернин сүзләренчә, мошенниклыкның иң популяр ысулы-фишинг һөҗүмнәре. Җинаятьчеләр кулланучылар өчен «отышлы» һәм «эксклюзив тәкъдимнәр» яки «заказ турында мәгълүмат» белән танылган маркетплейслар яки кибетләр исеменнән хатлар һәм хәбәрләр тарата.
Финанслар белән нинди дә булса гамәлләр башкарганчы, кабат-кабат тикшерү зыянлы булмас!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Lenta.