Җинаять һәм җәза
1 март 2025, 18:16

Балигъ булмаганнарга энергетиклар сатуга киртә куелды

Бүгеннән балигъ булмаганнар энергетик сатып ала алмаячак.

Балигъ булмаганнарга энергетиклар сатуга киртә куелдыБалигъ булмаганнарга энергетиклар сатуга киртә куелды
Балигъ булмаганнарга энергетиклар сатуга киртә куелды

Балигъ булмаганнар 1 марттан энергетика һәм газ белән куркыныч көнкүреш товарлары (шул исәптән зажигалкалар һәм аларга ягулык салу өчен баллоннар) сатып ала алмаячак. Тиешле федераль законнар үз көченә керде.

Әгәр сатучыда сатып алучының яшенә шик туса, ул паспорт таләп итәргә хокуклы булачак. Зажигалка ише әйберләрне сатуга кагылышлы норманы бозган очракта, юридик затларга - 600 000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 300 000 сумга кадәр, физик затларга 60 000 сумга кадәр штраф салыначак. Энергетикларны балигъ булмаганнарга сатканда вазифаи зат РФ КоАП буенча 100-200 мең сумга җәза бирәчәк, юридик зат 300-500 мең сумга кадәр түләячәк.

Бу карар маркетплейслар эшенә дә үзгәрешләр кертте. Кайбер товарлар «18+» категориясенә күчерелде.

 

Балигъ булмаганнарга энергетиклар сатуга киртә куелды
Балигъ булмаганнарга энергетиклар сатуга киртә куелды
Автор:
Читайте нас