Бу хәл Камчаткада булган. Петропавловск-Камчатск шәһәр суды баланы тиешенчә карамаган, ашатмаган 44 яшьлек хатынны кулга алган. Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, хатын биш яшьлек баланы тәрбиягә алган булган. Әмма кыз бала ачлыктан өзлегеп хастаханәгә эләккән һәм якты дөнья белән хушлашкан. Хатынны РФ Җинаять-Җәза кодексының 105 маддсәнә ярашлы, балигъ булмаган баланы аеруча явызлык белән үтерүдә гаеплиләр.
Иң куркынычы - Анна Ч. белеме буенча педагог, статусы буенча күп балалы ана.
Чыганак: kuzbass.aif.ru
Фото: mt.ru