Җинаять һәм җәза
28 Февраля 2025, 11:01

20 ел элек кылган җинаяте өчен хөкем итәчәкләр

Бу вакыт эчендә гаепләнүче исемен алыштырырга да, һәм чит илдә яшәргә өлгергән. 

20 ел элек кылган җинаяте өчен хөкем итәчәкләр20 ел элек кылган җинаяте өчен хөкем итәчәкләр
20 ел элек кылган җинаяте өчен хөкем итәчәкләр

2005 елның маенда бер ир такси пассажиры буларак, машина йөртүченең муенына кадак терәп акча сораган һәм телефонын бирергә таләп иткән. Шофер куркып, бу кушканны эшләгән,ә гаепләнүче шундук эзсез югалган.

Шул вакытта тикшерү шикләнелүченең шәхесен ачыклый алган, ул чегән общинасыннан 31 яшьлек уфалы булып чыккан. Әмма ир-ат хокук сакчыларыннан качып өлгергән, һәм аны федераль эзләүгә игълан иткәннәр.

19 ел узгач, биометрик мәгълүматларны чагыштыру нәтиҗәсендә, бу кешене Кыргызстан Республикасы тапканнар. Үткән ел октябрьдә аны Русиягә алып килеп, сак астына алганнар. Гаепләнүче тулысынча гаебен таныган.

Шунысы кызык, бу вакыт чендә гаепләнүче исемен алыштырырга һәм чит илдә яшәргә өлгергән, ләкин бу аңа гадел хөкемнән мәңгегә качарга ярдәм итмәгән.

Чыганак: @Ufakp

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас