Октябрьск шәһәрендә 8 яшьлек кызга эт һөҗүм иткән. Прокуратураның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2024 елның июлендә көндез шәһәрнең Севастопольская урамында балага эт ташлана һәм тәненең төрле өлешләрен тешли.
Иң коточкычы шул – этнең хуҗасы бу хәлне булдырмый калу өчен берни дә эшләмәгән. Шуңа күрә прокуратура судка балага китерелгән мораль зыян компенсациясен түләтү турындагы дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән.
Суд прокурорның дәлилләрен нигезле дип таныган һәм эт хуҗасын 150 мең сум түләргә мәҗбүр иткән. Моннан тыш, ул “хайваннарны тотуга карата таләпләрне бозу” маддәсе буенча 10 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.