Җинаять һәм җәза
27 Февраля 2025, 14:48

Күмертауда ОБЖ укытучысы 8нче сыйныф укучысына бәйләнүдә шикләнелә

Әле аны кулга алганнар. 

Күмертауда ОБЖ укытучысы 8нче сыйныф укучысына бәйләнүдә  шикләнеләКүмертауда ОБЖ укытучысы 8нче сыйныф укучысына бәйләнүдә  шикләнелә
Күмертауда ОБЖ укытучысы 8нче сыйныф укучысына бәйләнүдә шикләнелә

Күмертауда ОБЖ укытучысы сигезенче сыйныф укучысына бәйләнүдә шикләнелеп тоткарланган.

Бу ир 1997 елдан бирле  балаларны курайда уйнарга өйрәткән. Моның өчен аңа хәтта Мактау грамотасы да биргәннәр. Соңрак ул Мортаза Рәхимов исемендәге 3 нче санлы башкорт гимназия-интернатында ОБЖ дәресләрен алып бара башлаган.

Mahs Batash каналы язуынча, мәктәп директоры күптән түгел аның үз теләге белән эштән китүе турында әйткән.  Ә берничә көннән аны "сексуаль характердагы көчләү гамәлләре" маддәсе буенча тоткарлаганнар.

Әле исә баланы психологка йөртә башлаганнар. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас