Екатеринбургта Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин кушуы буенча 16 яшьлек мәктәп укучысын көчләп кияүгә бирергә омтылу аркасында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта пәнҗешәмбе, 27 февральдә, үзенең Telegram-каналында Русия Тикшерү комитеты төбәк идарәсе хәбәр итә.
Кызның проблемалары турындагы мәгълүмат башта Интернет челтәрендә таралды. Былтыр февраль аенда “килешенгән (алдан сөйләшенгән) никах” өчен әти-әнисе кызлары өчен кияү сыйфатында этник төркемнән 24 яшьлек ир-атны сайлаган. Кыз тәкъдимнән баш тарткач, аны бик каты кыйнаганнар. Үтерү белән янап, кыйналган кызны кияү йортына илтеп япканнар. Аңа урамга чыгарга, туганнары белән аралашырга һәм мәктәпкә йөрү тыелган, ә телефонын тартып алганнар.
Яшь хатын сөйләвенчә, берничә ел элек аның иренең 16 яшьлек сеңлесен көчләп 50 яшьлек ир-атка кияүгә бирергә уйлагач, ул үз-үзенә кул салган...
Чыганак: lenta.ru