БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре Стәрлетамак шәһәрендә табиб-травматолог булып эшләүче 51 яшьлек ир тоткарлаган. Тентү вакытында аның фатирында 2 автомат, пистолет, кылыч, 16 пычак табылган. Аларның барысы да экспертиза җибәрелгән.
Полиция хезмәткәрләре аның өендә шулай ук лицензиясез хәрби кирәк-яраклар да тапкан. Экспертиза раслаганча, шикләнелүче Макаров пистолетын – 9 мм һәм 34 патронны 62х39 калибрлы хәрби утлы коралда куллану өчен законсыз саклаган.
Шикләнелүче барлык кораллар да үземнеке дигән. Аның сүзләренчә, пистолетны ул янәсе урманда тапкан, патроннарны – чүп контейнерлары янында, калган коралны интернет аша билгесез кешеләрдән коллекцияләү максаты белән сатып алган.
Әлеге факт буенча шикләнелүчегә карата җинаять эше кузгатылган.