Җинаять һәм җәза
25 февраль 2025, 11:35

Башкортстан студентын Украина махсус хезмәтләре вербовкалаган

Әтисе МХОда булган үсмер акчага Украина кураторларына мәгълүмат җибәреп яткан. 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Республикада хокук сакчылары Украина махсус хезмәтләре кушуы буенча Рязань  нефть эшкәртү заводы турында мәгълүматлар җыючы 17 яшьлек егетне тоткарлаган. Бу хакта РИА Новости  хәбәр итә.

Сорау алу вакытында тоткарланган егет әтисен 2022 елда мобилизацияләүләре, бүгенге көндә аның госпитальдә ятуын сөйләгән. 2024 елда вузга укырга кергәннән соң, егет өстәмә эш эзләү максатында төрле чатларда игъланнар урнаштырган. Кайсыдыр чатта аны Украина кураторлары тапкан  һәм вербовкалаган.  Тәүдә биремнәр гади булган – граффити төшерергә, хатын-кызның дини киемен салдырырга (егет сөйләвенчә, бу очракта ул постановкалы видео төшергән), мәчетләр фотосурәтләре төшерергә, һәр бирем өчен аңа акча түләгәннәр.

“Яңа ел каникулларында  кураторым миңа Рязаньгә барып,  нефть эшкәртү заводын видеога төшерергә һәм картаның периметрында элемтә вышкалары, сак һәм һавага каршы оборона постлары урнашуын күрсәтүне сорады. Мин ризалаштым һәм Рязаньгә бардым. 5-7 фотосурәт җибәреп, мин биремне үтәдем, ул миңа 65 мең сум чамасы акча күчерде. Арытаба ул миңа Казанга барырга кушты. Анда мин дус кызым белән бардым. Без балалар бакчасы, парковка урыны, хостел, чиркәү фотосын ясадык. Бу бирем өчен ул безгә 50 мең сум чамасы акча түләде”, – дип сөйли балигъ булмаган үсмер.

Шул ук вакытта үсмер  Хәйбулла районындагы бакыр-цинк ятмаларын төшерүдән  баш тарткан һәм кураторга үзе үтәргә теләмәгән биремнәрне үтәр өчен башка кешеләрне ялларга тәкъдим иткән. Бу хәлдән соң Украина кураторы башка агентның эшен контрольдә тотарга кушкан.

"Ул локомотивка ут төртә алырлык кеше табуны сорады. Мин махсус Telegram-каналга шундый кешеләрне эзләү турында яздым. Арытаба ниләр булып беткәндер, мин белмим, икенче көнне мине хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлады. Мин кылган гамәлләрем өчен бик үкенәм, чөнки мин җинаять кылдым һәм моңа башка кешеләрне җәлеп иттем", – дигән тоткарланучы.

Көч структуралары хезмәткәрләре тоткарланучының гамәлләре террорчылык һәм дәүләткә хыянәт белән бәйле маддәләр буенча квалификацияләнә, дип өстәделәр. Хәзерге вакытта аның җинаятьтәшләре ачыклана. Кылган эшләре өчен тоткарланучыга һәм аның җинаятьтәшләренә 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Тикшерү дәвам итә.

Җиңел акча аңны томалый, күрәсең...  

Чыганак: ria.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас