Җинаять һәм җәза
24 февраль 2025, 07:42

Хокук бозулар

Аларга каршы көрәш.

Хокук бозуларХокук бозулар
Хокук бозулар

Аларга каршы көрәш.

 

Башкортстанда заказчылар сатып алу өлкәсендә административ хокук бозулар һәм штрафлар турында вебинар узачак. Конкурент сәясәт буенча БР Дәүләт комитеты «Фабрикант» электрон сәүдә мәйданчыгы белән берлектә методологик ярдәм күрсәтү кысаларында 2025 елның 26 февралендә 12:00 сәгатьтә (Уфа буенча) «Административ хокук бозулар турында Кодекс: яңа редакция һәм куллану кагыйдәләре» темасына бушлай вебинар үткәрәчәк.

– 2025 елның 1 мартыннан Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексына заказчыларның гамәлләре яисә гамәл кылмаулары өчен сатып алулар өлкәсендәге штрафларга кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керә. Закон чыгаручы штрафлар күләмен ачыклады, сатып алулар буенча законнарны бозган өчен яңа җаваплылык чаралары кертте, шулай ук штрафларны кисәтүләргә алыштыру очракларын билгеләде, – диде БР конкурентлы сәясәт буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Вебинарның беренче өлеше төрле хокук бозулар һәм яңа составлар өчен җаваплылык чараларын үзгәртү турында лекция булачак. Вебинарның икенче өлеше ачык консультация форматында узачак, анда катнашучылар спикерга үз сорауларын бирә алачак.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас