Уфада полиция хезмәткәрләре бер ирнең машинасында килограммга якын наркотик матдә тапканнар.
Заречная урамында инспекторлар документлар тикшерү өчен «Омода» машинасын туктаткан. Тыелган матдәләр фәлән юкмы дигән сорауга машина йөртүче каушап калган, үзен бик сәер тота башлаган.Нәтиҗәдә полиция хезмәткәрләре машинаны тентергә карар иткәннәр. Һәм шикләнүләре юкка булмаган. Алар машина эченнән 920 граммга якын мефедрон һәм 23 граммга якын киндер тапканнар.
Җинаять эше кузгатылган, тоткарланучы хәзер сак астында.
Чыганак: Башинформ.