Әлшәй районында ДАИ хезмәткәрләре ялган документлы машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта ТГ-каналында төбәкнең баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итә.
Кичә Раевка авылында юл-патруль хезмәте инспекторлары ВАЗ-2114 машинасын туктатканнар. Руль артында 21 яшьлек егет утырган. "ГАИ мәгълүмат базасы буенча тикшерү вакытында машина йөртү таныклыгының ялган һәм идентификация номеры буенча башка гражданинныкы булуы ачыкланган. Автомобиль штрафстоянкага озатылган.Ир-атны тикшерү өчен полициягә китергәннәр», — дип сөйләгән Севастьянов.
Әлеге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, ди.