Җинаять һәм җәза
18 февраль 2025, 20:22

КамАЗ йөртүче исерек килеш тотылган

Әгәр сез руль артына эчеп утыручыларны күрсәгез, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез. 

КамАЗ йөртүче исерек килеш тотылганКамАЗ йөртүче исерек килеш тотылган
КамАЗ йөртүче исерек килеш тотылган

Кичә Куергазы районында исерек Камаз йөртүче тотылган. Бу мәгълүмат белән үзенең ТГ-каналында БРның ДАИ башлыгы Владимир Севастьянов уртаклашкан.

Машина йөртүченең исерек булуына шикләнеп бер кеше хәбәр иткән, ул аны Мораптал авылыннан ерак түгел Уфа-Ырынбур юлында КамАЗ руле артында күреп калган.

Ачыклануынча, машина йөртүченең исерек булуы күренеп торган, 46 яшьлек Баймак кешесендә алкотест 0,956 мг/л күрсәткән. Водительгә административ беркетмә төзелгән.

Владимир Севастьянов билгеләп үткәнчә, халыктан исерек машина йөртүчеләр турында мәгълүмат алу авыр юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска нык ярдәм итә.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас