Җинаять һәм җәза
18 февраль 2025, 06:19

ВСУ һөҗүм итте дип алдап, компенсация алмакчы булган

Әстәгъфирулла! 

Белгород өлкәсендә яшәүчеләр компенсация өчен дрон һөҗүме булды дип алдаганнар. Бу хакта төбәк губернаторы  Вячеслав Гладков  хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә вакытында хәбәр иткән.

Гладков сүзләренчә, вакыйга өлкәнең чик буе  Волоконовский районында теркәлгән. Төбәк хәвефсезлеге хезмәткәрләре дөрләп янган машина күргән дә, транспорт чарсы хуҗаларын ярдәм итәр өчен  юнәлгән. Ерак түгел генә исерек ир-атлар торган, шул вакытта аларның берсе кулына беспилотникка охшаш әйбер тотып йөгергән. Ахырда ул аны янган машина өстенә ыргыткан.

"Украина Кораллы көчләре тарафыннан һөҗүм аша компенсация алу максаты белән автомобильне яндыру билгеләре бар (...) Миңа калса, бу коточкыч очрак", – дип билгеләде губернатор.

Гладков төбәктә фаҗигаләрдән баерга, файда күрергә тырышучы кешеләр бар, һәм власть мондый очракларны яшерергә җыенмый, дип өстәде. Түрә хокук сакчылары бу хәлне ачыкларлар дигән өмет белдерде.

Соңрак бу вакыйганың нечкәлекләре дә билгеле булды. Белгород өлкәсендә компенсация алыр өчен, Украина кораллы көчләре һөҗүменә охшатып, БПЛАны янып торган машинага ыргыткан ир-ат беспилотникны былтыр җәй тапкан. Ир-ат полициягә шуны да сөйләгән: вакыйга теркәлгән көнне  ул машинасында эретеп ябыштыру эшләре башкарган, шунда ук өч танышы белән хәмер эчкән. Кайсыдыр мизгелдә машинага ут капкан. Очраклы гына шул тирәдә урнашкан техник хезмәтләндерү станциясе яныннан Төбәк хәвефсезлеге идарәсе делегациясе үтеп барган. Моны күргән ир-ат машинасының януын Украина ягыннан һөҗүм нәтиҗәсе дип күрсәтмәкче булган.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас