Җинаять һәм җәза
18 февраль 2025, 10:05

Республика халкы мошенникларга 12 миллион сум бүләк иткән

Бу - үткән тәүлекләрдә генә. Чәчләр үрә торырлык.

Республика халкы мошенникларга  12 миллион сум бүләк иткәнРеспублика халкы мошенникларга  12 миллион сум бүләк иткән
Республика халкы мошенникларга 12 миллион сум бүләк иткән

Узган тәүлек эчендә генә дә Дежур часть 39 мошенниклык очрагын теркәгән. Уфа шәһәренең 6нчы полиция бүлегенә 65 яшьлек  хатын мөрәҗәгать иткән. Мошенниклар пенсионерканы банкомат янына барырга һәм 600 мең сумга якын акчаны, имеш, куркынычсыз счетка күчерергә күндергәннәр. Хатын  җыйган акчалары өчен куркып, аферист күрсәтмәләрен үтәгән һәм бөтен сумманы үзенә таныш булмаган счетка күчергән.

    Салават шәһәренең  тагын бер 37 яшьлек кешесе шундый ук схема буенча мошенниклар корбаны булган.  Җинаятьчеләр аны 160 мең сум күләмендә шәхси тупланмаларын бирергә һәм алай гына да түгел, кредит рәсмиләштерергә күндергәннәр. Нәтиҗәдә

Салаватта яшәүче  мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча күчергән.

   Үзләрен Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дип таныштыручы  мошенник тозакларыннан качу өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк.

  • Беренчедән, һәрвакыт әңгәмәдәшегезнең шәхесен тикшерегез — рәсми хезмәткәрләр мессенджерлар аша шалтыратмый һәм бигрәк тә таныш булмаган счетларга акча күчерергә тәкъдим итми.
  • Икенчедән, тиз табыш вәгъдә итүләре белән сак булыгыз!
  • Шикле тәкъдимнәр белән шалтыраткан таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз һәм акча күчерергә ашыкмагыз.
  • Тикшерелгән инвестиция платформаларын гына кулланыгыз, ә шик туганда профессионаллар белән киңәшләшегез.
  • Шулай ук Интернетта хәвефсезлекнең төп кагыйдәләрен дә онытмагыз: үзегезнең шәхси һәм финанс мәгълүматларыгызны чит кешеләр белән бүлешмәгез.
Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас