Җинаять һәм җәза
16 Февраля 2025, 16:22

Башкортстанда 14 автомобиль бәрелешкән

Массакүләм юл-транспорт һәлакәте Р-240 трассасында килеп чыккан. Авыргазы районының Яңа Калчыр авылы янында 14 автотранспорт чарасы бәрелешкән.

Башкортстанда 14 автомобиль бәрелешкәнБашкортстанда 14 автомобиль бәрелешкән
Башкортстанда 14 автомобиль бәрелешкән

Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килде. Һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк, өч кеше зыян күргән. Шул исәптән 8 яшьлек бала, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Барлык зыян күрүчеләр дә дәвалау учреждениеләренә китерелә. Урында медиклар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, шулай ук кар машинасы белән «КАМАЗ» базасында хәрәкәтчән җылыту пункты бар. ДАИ хезмәткәрләре хәрәкәтне бер полоса буенча оештырдылар. Вәзгыять контрольдә тора.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: видеодан скриншот.

Башкортстанда 14 автомобиль бәрелешкән
Башкортстанда 14 автомобиль бәрелешкән
Автор:
Читайте нас