Полиция берничә ел дәвамында Мәскәү метросы пассажирларының смартфоннарын урлаган һәм аларны базарда саткан 10 кешедән торган криминаль группировканың эшчәнлеген туктатты.
Полициянең игътибарын яшь кешеләр җәлеп иткән. Урлауда турыдан-туры ике кыз катнашкан. Берсе сиздермичә генә пассажирның телефонын тартып чыгара һәм шунда ук аны җинаятьтәшенә тапшыра. Башкалары урланган телефоннарны блокировкадан азат иткән, анда булган мәгълүматны юкка чыгарган, ә аннары смартфоннарны башкала радиобазарларының берсендә сатканнар.
Алынган табышны бурлар төркемен оештыручы үзара бүлгән. Караклар яшәгән урыннар буенча тентүләр барышында банк карталары, кәрәзле элемтә аппаратлары һәм ноутбуклар, урлау вакытында кулланыла торган киемнәр һәм баш киемнәре табылган.
РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе (Урлау) буенча тугыз җинаять эше кузгатылган, алар бер производствога берләштерелгән.