Мәскәүнең көнчыгышында, Парковая урамындагы бер йорт фатирында ике атналык сабыйны сатарга уйлаганнар. Полицейскийлар шикләнелүчеләрне тоткарлаган инде.
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре баланы сатуга куюлары турында интернет аша белгән һәм сатып алучылар рәвешендә язган. Килешү бүгенге төнгә билгеләнгән булган. Җинаятьчеләрне 14 көн дә тулмаган кыз баланы сатып алучыларга нәкъ тапшырган мизгелдә тоткарлаганнар. Аның сәламәтлегенә берни янамый. Әлеге вакытта сабый – медиклар карамагында.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.