2023 елның язында “Красное и Белое” кибетендә эшләгән хезмәткәр кызны исерек хатын пычак кадап үтергән иде. Бүгенге көндә мәрхүмә кызның әнисе кибет белән судлаша. Кызының үлеме өчен аңа миллион сум компенсация тиешләр, әмма билгеле кибетләр челтәре апелляциягә биргән.
Эльвира ханымның өч кызы булган. Кечесе – 18 яшьлек Элина бәләкәйдән үк эшләргә теләгән. Укуыңа комачаулый дип, ул аңа эшкә урнашуны тыйса да, Элина өенә якын урнашкан алкомаркетка эшкә урнашкан. 2023 елның мартында кибеткә исерек хатын килеп керә. Шулкадәр нык тикшерү изоляторында утырган ахирәте янына эләгәсе килгән хатын кеше үтерә. Ул Элинаның аркасына пычак кадый. (Былтыр февральдә Элинаны үтергән хатынны 14 елга төрмәгә утырттылар.- Авт.)
Яшь кыз һушына килә алмыйча реанимациядә үлә. Әнисе сүзләренчә, кибетләр челтәре җитәкчелеге аның гаиләсе алдында гафу да үтенмәгән. Ә судта “Красное и Белое” вәкиле компания әхлакый зыянны капламаячак, дип белдергән.
Әмма прокуратура һәм суд бу ризалашмаган: Элинаның бертуган апаларына 450шәр мең һәм әнисе Эльвирага 1,5 миллион сум компенсация билгеләгәннәр. Ләкин алкоголь кибете челтәре апелляциягә биргән.
Әлбәттә инде, әхлакый зыян түләтеп кенә ана кеше баласын кайтара алмый, шулай да закон билгеләгән карар үтәлсен иде...
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.