М.Акмулла ис. БДПУның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, очрашуга Уфа прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Андрей Надежкин, Уфаның 9 нчы полиция бүлегенең җинаять эзләү бүлеге башлыгы Илмир Гайзетдинов һәм полиция полковнигы, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Оксана Шәрипова килгән.
Координацион үзәк директоры, БДПУ ректораты каршындагы киңәшче Илһам Хәбибуллин ассызыклаганча, экстремистик юнәлештәге төркемнәрдә катнашучыларның 80 процентын 14 яшьтән 20 яшькә кадәрге, сирәгрәк 25-30 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә.
Андрей Надежкин студентларга Русиядә милләтара һәм конфессияара ызгыш-талаш тудыруга каршы тору турында сөйләгән. Булачак педагоглар өчен бу мәгълүмат аеруча мөһим: алар хәзерге буын балаларын тәрбияләү үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш.
Илмир Гайзетдинов мәгълүмат-коммуникация технологияләре ярдәмендә кылынган җинаятьләр турында сөйләгән. Ул егетләрне "җиңел" акча эшләү теләгеннән кисәткән, мошенниклар акчаны чит банк карталарына күчерергә сорыйлар яки курьерлар булып эшләргә тәкъдим итәләр икән.
Оксана Шәрипова кешеләр шикле шалтыратуларга яки билгесез номерлардан хәбәрләргә тәнкыйди карарга тиеш, дип өстәгән. Мондый җинаятьчеләрдән зыян күргән кешеләр аларга көчле психологик басым ясалуын сөйләгән. Шуңа күрә таныш булмаган номерларга бөтенләй җавап бирмәү һәм моңа өлкән буынны өйрәтү җиңелрәк.