Җинаять һәм җәза
13 февраль 2025, 03:16

Агыйделдә үги ата авыру улын җәфалаган

И, бичара сабый!

Республикада яшәүче ир-ат инвалид үги улын мәсхәрәләгән, аны нәҗесләрен ашарга мәҗбүр иткән. Вәхшигә абыйсын җәфалауга түзә алмаган кече улы зарланган.

Бу хәл Агыйдел шәһәрендә теркәлгән. Ир-ат өч ел элек ике балалы хатынга өйләнгән. Балаларның берсендә аутизм диагнозы булган. Малайның зур йомыш йомышлау белән проблемалары булган, әмма ир-ат моны тәрбия җитмәүдән дип күргән һәм ара-тирә инвалид балага кул күтәргән, хәтта аны нәҗесләрен ашарга мәҗбүр иткән, дип яза Mash Телеграм-каналы.

Малайның әнисе “тәрбия” эшләренә кысылмаган. Әмма абыйын интектергәнне күргән энесе түзмәгән һәм бу очраклар турында сәнгать мәктәбендә сөйләгән. Мәктәп хезмәткәрләре исә опека бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Балаларны гаиләдән алганнар һәм картәниләренә тапшырганнар. Җәзалаучыны балигъ булмаган баланы мыскыллауда гаепле дип тапканнар. Суд карары белән ул өч ел ярымга каты режимлы  холык төзәтү колониясенә озатылган. 

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас