Полициягә шәһәр кибетләреннән ялган купюралар турында хәбәрләр килә башлаган. Шикләнелүче элегрәк тә шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән булган. Ялган акча ясау идеясе ир-атта 2023 ел башында туган. Ул вакытта бер сатучы белән сөйләшкәндә тегесе ялган акчаны күрмәве турында әйткән... Ир үзе Чиләбе якларыннан.
Ир муляжлар сатып алган һәм аларны Оренбургта файдаланган. Ул вакытта аны тоткарлаганнар һәм 20 мең сум штраф салганнар.
2025 елда ир-ат тагын ялган акча эшләү кәсебенә тотына һәм аларны Стәрлетамакта куллана. Ул купюраларны тикшерү өчен җиһаз булмаган кибетләр сайлаган, арзанлы товарлар сатып алган һәм “сдача”сын кесәсенә салган.
Берничә шундый гамәлдән соң аны тоткарлыйлар. Автомобилен тентегән вакытта 2 мең сум номиналлы 30 ялган купюра тапканнар.
"Шикләнелүче гаебен таныды. Җинаять эше кузгатылган, аңа сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган",-дип хәбәр иттеләр Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.