Җинаять һәм җәза
11 февраль 2025, 16:12

Урам уртасында чүкеч белән ташланган

Психик авырулыларның язга табан чирләре көчәя диюләре хак, күрәсең...

Стәрлетамакта кулына чүкеч тоткан адекват булмаган ир  урам уртасында шаһитлар алдында бер хатынга ташланган. Һөҗүмгә дучар булган хатын социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә,  бу хәл сәнәгать предприятиесе бинасы янында теркәлгән.

“Мин кибеттән килә идем. Ул кемнедер көтеп торган сыман иде. Аннары минем артымнан килүен ишеттем. Өченче йортка якынайгач минем башыма чүкеч белән суга башлады, башымны кулларым белән капладым, ул берничә тапкыр бармакларыма сукты, бәлки сындыргандыр да. Мин ачыргаланып кычкырдым, бәлки, бу аны куркыткандыр. Әмма анда кешеләр күренә иде, әмма һәрвакыттыгача инде, беркем килеп ярдәм итмәде. Травмпунктка киттем”, – дип язган кйналган хатын.

Хатын билгеләп үткәнчә, адекват булмаган ир кечкенә слесарь чүкече белән суккан. Ул аның нәрсә кигәнен дә исендә калдырган: коңгырт куртка, кара чалбар һәм кара бүрек.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә җинаятьчене эзләүләре турында белдерделәр.

"Гариза Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсендә теркәлгән. Тикшерү үткәрелә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана. Полиция хезмәткәрләре җинаятьченең шәхесен ачыклау буенча чаралар күрә", – дип хәбәр иттеләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас