Экстремистик оешмада катнашкан өчен Башкортстанның ике кешесен сак астына алдылар. Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлеге Уфа колледжларының берсенең 16 һәм 17 яшьтә ике студентына гаепләү белдерде.
Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе һәм Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, быел гыйнвар башында ике гаепләнүче Русиянең күпмилләтле бердәмлеген һәм территориаль бөтенлеген җимерүгә юнәлдерелгән экстремистик оешма мәнфәгатьләрендә эш иткән, аның эшчәнлеге 2024 елның июнендә РФ Югары суды карары белән тыелган. Бөрҗән районына кергән урында урнаштырылган стела янында алар, үз гамәлләрен видеога төшереп, 1858 елгы Русия империясе флагын яндырганнар.
Тикшерү комитеты һәм ФСБ хезмәткәрләре бу үсмерләрнең шәхесләрен ачыклаганнар.
Гаепләнүчеләр үз гаепләрен таныган. Моннан тыш, тикшерү вакытында аларның Бөрҗән районы Иске Собхангул авылындагы йортларның стенасына аэрозоль баллончигы белән интернетта билгесез затның 60 мең сум акчалата бүләкләү тәкъдименә җавап итеп сәяси эчтәлектәге язулар ясаганнар. Әлеге факт буенча сәяси һәм милли мотивлар буенча кылынган вандализм очрагы турында җинаять эше кузгатылган, ул флаг турындагы эш белән берләштереләчәк.
"Видеоролик һәм фотосурәтләр Р.Габбасов* һәм "Ирекле милләтләр лигасы“** тарафыннан Русиядә һәм чит илләрдә Русиягә каршы мәгълүмати акцияләр уздыру өчен кулланылды", — дип хәбәр иттеләр Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсендә.
Үсмерләрне тикшерү изоляторына озатканнар. Хокук саклаучылар дәлилләр базасын җыюны дәвам итәләр, республика территориясендә экстремистик эшчәнлекне оештыруга катнашлыгы булган башка кешеләрне ачыклыйлар.
*Экстремистик эшчәнлеккә яисә террорчылыкка катнашлыгы булган оешмалар һәм физик шәхесләр, финанс мониторингы буенча Федераль хезмәт исемлегенә кертелде, РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары исемлегенә кертелде.
**РФ Генераль прокуратурасының 24.05.2023 елгы карары белән.
Чыганак: bashinform.ru