Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 февраль , 09:20

Әнисен таяк белән кыйнаган

Моның өчен ул төрмәдә утырачак. 

Әнисен таяк белән кыйнаган
Әнисен таяк белән кыйнаган

Бер ир әнисен таяк белән кыйнаган. 64 яшьлек ир-атка Кушнаренко районында суд булган.

БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның 24 сентябрендә исерек гаепләнүче 84 яшьлек әнисе белән ачуланышкан вакытта аңа үтерү белән яный башлаган. Ул, агач таяк алып, кизәнгән дә: "Син миңа монда кирәк түгел! Үтерәм мин сине!» - дип янаган.

Хатын бик курыккан. Шул ук көнне гаепләнүче әнисенә таяк белән берничә тапкыр суккан.

Суд аны гаепле дип таныган һәм 1 елда 1 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.

Чыганак: Башинформ

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: