Җинаять һәм җәза
7 февраль 2025, 04:09

Хезмәткәрләрнең премиясен үзенә алган

Оешма җитәкчеләре арасында бу киң таралган практика...

Мәктәп-интернатның элекке директоры үзенә хезмәткәрләрнең премияләрен алган. Белорет районара суды аңа “ришвәт алу” һәм “вак ришвәтчелек” маддәләре буенча хөкем чыгарды. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, хөкем ителүче, мәгариф оешмасы директоры буларак, 2022 һәм 2023 елларда мәктәп-интернат хезмәткәрләренә премияләр күчергән. Аннары аның таләбе буенча педагоглар аңа алган түләүләрнең бер өлешен тапшырганнар. Шул рәвешле ул хезмәткәрләрнең 300 мең сумнан артык акчасын үз кесәсенә шудырган.

Хатын үз гаебен танымаган. Суд аңа 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас