Күпме генә язылса да, күпме генә кисәтелсә дә, республика халкы мошенникларга акча күчерүләрен дәвам итә.
Шушы көннәрдә Уфа шәһәрендәге колледжларның берсендә белем алган студентка мошенникларга 600 мең сум акча күчергән. Ялган инвесторлар башта студентканың картәнисенә шалтыратканнар, ул яше буенча инвестиция өчен туры килмәгән. Шуннан мошенниклар аның оныгына шалтырата. Студентка исә мошенникларның контроле астында телефонына махсус приложение урнаштыра, теркәлә һәм билгесез исәпләргә акча күчерә. Соңыннан акчаны кире үз исәбенә күчерергә маташа, әмма файдасыз.
Бер мошенник аңа 2500 сум акчасын кире күчергән, әмма ул аны икенче инвестициягә күчерергә ризалаштырган. Кыз акцияләр сатып алам дип кредитка 100 мең сум акча алган, аннан картәнисеннән бурычка 50 мең сум сораган.
Мошенниклар аңа акчасын кире кайтару өчен “ышанычлы” кеше табарга кушалар. Кызга бер танышы бурычка 500 мең сум акча бирергә ризалаша. Студентка ул акчаларның барсын да мошенникларга билгесез исәпләргә күчерә. Мошенниклар бу акча җитми, тагын бер кеше табарга кирәк, диләр. Кыз әнисенә шалтыратып бурычка акча сорый. Әнисе хәлне шунда ук аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче маляр ханым да мошенникларга ышанып, 2 миллион сум акчасыннан колак каккан. Ул үзенең 50 мең сумын күчергән, калган акчаны кредитка алган.
Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге билгесез номерларны алмаска, җиңел акча вәгъдә итүче кешеләргә ышанмаска чакыра.
Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.