Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 февраль , 13:35

Башкортстан вахтовигы наркотик белән тотылган

Башкортстанда яшәүче 54 яшьлек ир Екатеринбург тимер юл вокзалының бәдрәфендә наркотик кабул иткән.

Башкортстан вахтовигы наркотик белән тотылган
Башкортстан вахтовигы наркотик белән тотылган

   Ул үзен бик сәер тоткан, кайдалыгын  аңламаган да кебек. Вокзалны патрульләп йөргән транспорт полицейскийлары аның үзен  сәер тотканын сизгәннәр. Өстәвенә, кул юа торган раковина өстендә  билгесез матдә калдыклары калган, кулланылган медицина шприцы тапканнар.

   Шәхси тикшерү үткәргәндә хокук сакчылары вахтовикның  носкиенда порошоксыман матдә тутырылган төргәк, ә ыштан кесәсендә  ак төстәге матдә калдыклары булган шешәдән пластик капкач тапканнар. Транспорт полицейскийлары табылган әйберләрне тикшерүгә җибәргән.

  “Экспертлар ир-атның бармакларын һәм тырнак асларын карап, наркотиктан бушаган  савыт белән бергә дактилоскопик тикшерүгә җибәрделәр, аннан соң ДНК анализы үткәрделәр",-дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының УрФО буенча транспорт идарәсе матбугат хезмәтендә.

   Криминалистларның бәяләмәсе шуны күрсәткән:  төргәктә – 2,27 грамм  синтетик наркотик. Табиблар ирнең наркотиклар тәэсирендә булуын раслаганнар.

   Ир, аңына килгәч, өенә вахтадан кайтып килүен сөйләгән. Екатеринбургта - “проездом”. Поезд көтеп торганда бәдрәфкә кергән һәм Түбән Тагилда билгесез ир-аттан сатып алган наркотикның бер өлешен кулланган. Ул  берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган. Тәртип сакчылары җинаять эше кузгатты.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: