Җинаять һәм җәза
6 февраль 2025, 04:13

Юлда ике исерек очрашкан

Ничек туры килгәннәр диярсең...

Бүген төнлә Белорет шәһәренең Блюхер урамында исерек машина йөртүчеләр авария оештырган. БРның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Ford Mustang руле артындагы 31 яшьлек ир-ат каршына килүче Hyundai Creta белән бәрелешкән. Hyundai Creta белән 22 яшьлек водитель идарә иткән.

“Hyundai Creta белән Ford Mustang капма-каршы бәрелешкән. Hyundai-да кысылып калган ир-атны транспорт чарасын кисеп алып, медикларга тапшырганнар”, – диләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Hyundai-ның водителе һәм аның 16 яшьлек пассажиры – дәваханәдә. Медицина ярдәме шулай ук  Ford-ның 27 яшьлек пассажирына да таләп ителгән.

“Медицина тикшерүе ике водительнең дә исерек булуын күрсәтте. Авария очрагы буенча тикшерү оештырылды. Экспертизалар билгеләнде”, – диделәр төбәк автоинспекциясендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас