Стәрлетамакта яшәүче хатын мошенниклар корбаны булган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ул сиделка хезмәте турындагы игълан урнаштыргач аферистлар күз уңына эләккән.
Игълан биреп, күпмедер вакыт үткәч, аңа бер ир-ат шалтыраткан. Аның әдәпле булуы хатынның игътибарын читкә юнәлткән һәм ул аңардан хәйлә көтмәгән.
Шалтыратучы әнисеннән ерак яшәве һәм ул аңа сиделка эзләвен әйтә. Аванс түләргә риза булуын өсти, әмма аның күрсәтмәләре буенча эш итәргә кирәк була.
Аванс алам дип алданган хатын үзенең банк картасыннан мошенник счетына күчерер реквизитларын тутыра. Шалтыратучы ир-атның “сумма платежа” дигән графага “промокод” кертергә күндерүе дә аптыратмый аны. Урланган акчалар күләме нәкъ шул промокодка туры килгән.
“Исегездә калдырыгыз, кешегә акча күчерер өчен аның исәбенә бәйләнгән телефон номерын да белү җитә”, – диләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru