Стәрлетамакта 17-19 яшьлек дүрт егет колледжда укучы 16 яшьлек студентны урлаган. Аннары алар 100 мең сум акча таләп иткәннәр.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, үз улын урлау турындагы гариза белән полициягә 46 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Ул урлаучылар йолым таләп итә, дип сөйләгән. Оператив-эзләү чараларын уздыру барышында ата кеше акча тапшыру өчен янаучылар белән очрашу турында килешкән. Оперативниклар элек хөкем ителмәгән дүрт егетне тоткарлаган.
Бак дисәң, урлаучылар һәм корбан дропперлык белән шөгыльләнгән. Ягъни алар легаль булмаган схемаларда катнашканнар һәм чит банк карталарыннан законсыз рәвештә акча чыгарганнар.
“Тоткарланучыларның берсе һәм 16 яшьлек яшүсмер арасында килешү булган: картага 60 мең сум кергәндә студент аларны шикләнелүчегә тапшырырга тиеш булган. Әмма зыян күрүче, күрсәтелгән акчаларны алып, аларны сарыф иткән. Моны белеп калган шикләнелүчеләр яшүсмерне автомобильгә утыртканнар һәм Ольховка елгасына алып киткәннәр”, – диләр ведомствода.
Алар студентны кыйнаганнар, бил тиңентен елгага керергә мәҗбүр иткәннәр һәм пневматик пистолет белән янаганнар. Ә соңыннан акчаны теләсә нинди юл белән кайтаруны таләп иткәннәр. Шуннан соң яшүсмер әтисенә шалтыраткан.
Әле Тикшерү комитеты бу вакыйга буенча җинаять эше кузгаткан. Шикләнүчеләрнең берсен сак астына алганнар, өчесен өй арестына җибәргәннәр.