21 яше тулмаган кешеләргә хәмер сату тыела!
РФ Тикшерү комитеты башлыгы Бастрыкин 21 яшькә җитмәгәннәргә хәмер сатуны тыярга тәкъдим итте.
Бәлки, Русиядә алкогольне 21 яшькә җиткәнә яшьләргә генә сатарга рөхсәт ителер. Яшь цензын арттыру тәкъдиме белән РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин чыгыш ясады. Ведомство башлыгы теләсә нинди алкогольле эчемлекләрне, шул исәптән сыраны, 21 яшькә кадәр булган кешеләргә сатуны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта ул Тикшерү комитетының киңәйтелгән коллегиясе утырышында белдерде.
"Яшьләрнең хәмер эчүгә тартылуын кисәтү өчен спиртлы продукцияне (шул исәптән аз алкогольле һәм сыра) 21 яшькә җитмәгән затларга сатуны тыю кертергә кирәк", - дип билгеләде Бастрыкин. Моннан тыш, ул наркотиклар сатып, җинаятьләр кылган өчен җинаять җаваплылыгына тарту өчен яшь бусагасын киметү (16 яшьтән 14 яшькә) мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.
Аның сүзләренчә, “бу яшүсмерләрне наркобизнеска җәлеп итүче криминалга каршы торырга мөмкинлек бирәчәк, ул аларны яше җитмәү сәбәпле җинаять җаваплылыгына тартуда киртәләр булуына ышандырачак".
"21 яше тулмаган кешеләргә хәмер сату тыела!" Иртәгә шундый закон чыкса, сез ни дияр идегез? Минемчә, бик урынлы булыр иде.